Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

07 ноября 2018, 10:30

3275

0

8

Котлыйбыз!

Кармыш авылында яшәүче

Гаҗилә Бахразый кызы Гатинага

8 ноябрьдә 80 яшь тула.

Кадерле әниебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә безнең өчен синнән дә якын, рәхимле, мәхәббәтле, олы җанлы, үрнәк зат юктыр.

Үз җаның аша уздырып, дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, күкрәк сөте белән иман иңдерүче, безне - биш балаңны күкрәгеңә кысып, “җан җимешем, балам” дип, чын күңелдән яратучы әниебез! Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылыңның нуры сүнмичә, сүрелмичә безгә – балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.

Җирдә булган бөтен шатлыгыңны,

Хисләреңнең иң-иң яктысын,

Йөрәк әрнүеңне, хыялыңны,

Уйларыңның иң-иң татлысын

Тик син безгә, безгә багышладың,

Һәм бүген дә моны аклыйсың.

Рәхмәт, әни, тудырганың өчен,

Аяз көннәр булсын җаныңда.

«Бисмилләһ» дип син шатланып уян

Гомереңнең һәрбер таңында.

Ныклы иман һәрчак юлдаш булсын

Шатлык тоеп типсен йөрәгең.

Авырлыклар сине урап үтсен,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә…

Иң изге теләкләр белән, балаларың

Наҗия-Наил, Мирзаһит-Фәһимә, Ильяс-Фаягөл,

киленең Земфира һәм оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Миндэ котлыйм Гажилэ апаны!!! Исэнлек, тынычлык, озын гомер ????

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гаҗилә апа сине туган көнең белән котлыйм!Аллаһ Тәгалә сиңа хәерле озын гомер бирсен,бәхетле картлык насыйп итсен! Рафик.