Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

05 января 2020, 08:00

2374

0

0

Котлыйбыз!

Туймәт авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче кадерле кешебез, әниебез Асия Хәсән кызы Галиевага 5 гыйнварда 65 яшь тула.

Киң күңелле, олы йөрәкле әниебезне чын күңелдән туган көне – юбилее белән котлыйбыз. Әни! Син гаиләбезнең ышанычлы терәге, ярдәмчел, һәрвакыт безнең өчен тырышып яшисең. Инде без – балаларың тормышта үз юлыбызны табып, гаилә корып яшәсәк тә, сез әти белән һаман без дип, янып-көеп яшисез. Сезнең алда без баш иябез, бөтенесе өчен дә зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Сиңа иң матур теләкләр генә юллыйбыз, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, сыйлы гомер, чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш, көннәрең куанычлы, туар таңнарың өметле, гомерең озын булсын. Киләчәктә дә әти белән, без – балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, мул тормышта, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын.

Котлы булсын, әнкәй, туган көнең,

Балкып торсын  һәрчак йөзләрең.

Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән

Үтсен иде алда көннәрең.

Иң изге теләкләр белән, балаларың: Ленар-Нәзилә, Илдар-Ләйсән, Илгизәр-Илүсә, оныкларың: Лиана, Ильдан, Рафаэль, Камилә, Зәринә, Реналь. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Асия апа ЮБИЛЕЕН котлы булсын, тигезлектэ, жан тынычлыгы, яраткан хатын, кадерле эни, хормэтле эби булып яшэргэ ходай насыйп итсен! Барлык изге телэклэрен тормышка ашсын!