Котлыйбыз!

Мөслимә Исхак кызы Никонова (Чирмешән)
6 декабрьдә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Кадерле әниебез! Сине матур юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, күңелебездәге иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә,
рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сиңа!
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Ташламасын сине гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә!
Яратып һәм хөрмәт итеп, ирең Сергей, кызың Лиля.
Безнең теләкләргә барлык туганнарыбыз кушыла.
Нет комментариев