Котлыйбыз!

Чирмешәндә гомер итүче кадерле туганыбыз
Гөлсинә Гариф кызы Гыйльфановага
5 июнь көнне 55 яшь тула.
Сабыр холыклы, киң күңелле, һәрвакыт якты йөзле, туган җанлы туганыбыз! Без сине бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа иң зур байлык – тазалык, күңел тынычлыгы, бәхетле картлык телибез. Алдагы көннәреңдә дә тормыш иптәшең Хәмзә белән сау-сәламәт, бер-берегезгә таяныч, терәк булып, балалар, оныклар шатлыгына сөенеп, мул тормышта яшәргә язсын.
Без – туганнар. Безне җаннар түгел,
Каннар тартып бәйли үзенә.
Туганлыкны саклап, хакын хаклап,
Атлыйк бергә гомер үренә.
Бармак арасына ит үсми ул,
Читләр генә безне чит итә.
Бер-береңә терәк, кирәк булып
Яшәүләргә җирдә ни җитә?!
Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
Туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Иң изге теләкләр белән, Җәмил-Сәрия, Камил-Гөлнур, Гөлсирә, Рәсим-Язилә.
Безнең теләкләргә әниебез һәм балаларыбыз да кушыла.
Нет комментариев