Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

30 мая 2022, 08:09

756

0

0

Котлыйбыз!

Туймәт авылында яшәүче кадерле кешебез

САНИЯ НУРГАЛИ кызы КӘРИМОВАга

31 майда 50 яшь тула.

Кадерле әниебез, әбиебез! Сине истәлекле көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Бүгенге көндә без сиңа бик нык рәхмәтлебез. Һәрчак гадел, сабыр булуың, тырышлыгың, хезмәт сөючәнлегең белән безгә үрнәк син. Әтиебез белән бергә туганнарны, балаларыңны җыеп барлап торучы, кайгыртучан, олы йөрәкле, гаиләбез өчен терәк булып торасың. Ходай биргән гомереңне сәламәтлектә, имин һәм тыныч тормышта, туган йортыбызның утын сүндермичә, әтиебез белән тигезлектә яшәвегезне телибез. Һәрвакыт үзегезнең кадерле, кирәкле икәнлегегезне тоеп яшәгез.

Котлы булсын, әни, туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына

Табып була олы бәхетне.

Шатлык-сөенечләр ташламасын,

Кайгы-борчу ишек какмасын.

Ходай сине бары безнең өчен

Күз карасы кебек сакласын.

Сине яратып, иң изге теләкләр белән,

балаларың Айнур-Ильвина, Чулпан-Рузилә, Айсылу,

оныкларың Бахтияр, Әминә.

Безнең теләкләргә әтиебез Айдар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев