Котлыйбыз!
Иске Үтәмеш авылында туып үскән, бүген Чирмешәндә яшәүче
Ландыш Габдрахман кызы Рәфыйкованың 4 майда 55 яшьлек юбилее.
Кадерле, яраткан әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән шушы күркәм бәйрәмең белән тәбрик итәбез, корычтай нык сәламәтлек, ак бәхетләр телибез. Кайгы-хәсрәт күрмә, һаман шулай безгә терәк булып, әтиебез белән бергә матур гомер итәргә язсын.
Син булганга күрә, әни,
Бу дөньяда бары нур гына.
Нур сүнмәсен, мәңге сүрелмәсен,
Озак яшә, исән бул гына.
Иң изге теләкләр белән, кызларың, кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыйларың.
Безнең теләкләргә әтиебез Вәлирахман да кушыла.
Нет комментариев