Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

29 мая 2019, 08:15

805

0

0

Котлыйбыз!

Керкәле авылында абый белән тормыш итүче,

шул авыл халкына 20 елга якын медицина ярдәме

күрсәтүче хөрмәтле Фирдәүсә Хәниф кызы Мәслаховага

31 майда 50 яшь тула.

Алар, абыебыз Рәҗәп белән, өч бала тәрбияләп үстерделәр, хәзер оныклары үсеп килә. Туганнарыбыз авылда хөрмәт казанган гаилә.

Юбилярга - Фирдәүсәгә барлык халык бик зур рәхмәтле. Авылдашларына ашыгыч ярдәм кирәккәндә, көннең кайсы вакытына карамастан, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер ул.

Без, барлык туганнар исеменнән, аларны олы бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Гаиләләрендә һәрвакыт тынычлык булсын, балалары, оныклары гел шатландырып яшәсеннәр. Абый белән Фирдәүсә бергәләп, төп нигезнең тоткасы булып, Аллаһы Тәгалә биргән гомерне парлап үтсеннәр иде.

Барлык туганнары исеменнән,

Кәлимулла-Фирдәүс Мәслаховлар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев