Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

29 апреля 2021, 08:10

862

0

0

Котлыйбыз!

Лашман авылында гомер итүче, безнең иң кадерле кешеләребез:

әтиебез МИНДАР САЛИХ улы һәм әниебез ТӘНЗИЛӘ ӘХМӘДУЛЛА кызы БОРҺАНОВЛАРның

бергә пар канат булып тормыш башлауларына 30 апрельдә 50 ел тула.

Кадерле әтиебез-әниебез, сезне алтын туегыз белән котлыйбыз!
Сез һәрвакыт тырыш, ярдәмчел, мәрхәмәтле, безнең өчен үрнәк булдыгыз. Әтиебез, син киң күңелле, тырыш, гаиләбезнең таянычы булсаң, әниебез сабыр, йомшак күңелле, җылылык, матурлык чыганагы булды. Бер-берегезне хөрмәт итеп, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны бүлешеп атлыйсыз тормыш сукмагыннан.
Кадерлеләребез, сез безнең таянычыбыз да, яклаучыбыз да. Киләчәгегез якты, гомерегез озын булсын. Пар канатлы булып, безне шатландырып, тагын озак еллар матур гомер итүегезне телибез. Аллаһының мең-мең рәхмәте яусын сезгә!
Илле ел кулга-кул тотынышып
Пар былбылдай гомер итәсез.
Бер-берегезгә аумас терәк булып
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Бәйрәмегез белән котлап
Әти, әни, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канталар булып яшәгез!

Сезне яратып һәм хөрмәт итеп, балаларыгыз: Илдар, Илүзә-Камил, Рәмзия-Дамир һәм
оныкларыгыз, оныкларыгызның балалары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев