Котлыйбыз!
Туймәт авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче
Галия Хәернас кызы Хөснетдиновага 29 майда 50 яшь тулды.
Кадерлебез! Сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларыбызның игелеген күреп, шатланып яшәвеңне телибез. Һәрвакыт шундый киң күңелле, гади, мәрхәмәтле булып кал!
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Тормыш юлың бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы- хәсрәт читләтеп узсын -
Шул теләкләр бездән үзеңә.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Самат,
балаларың Алия-Денис, Булат, Камил, оныгың Алисә.
Әлеге теләкләргә әниебез дә кушыла.
Кызыбыз, туганыбыз АЛИЯнең дә 29 майда туган көне. Аны да гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Алиябез, һәрвакыт шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Без сине бик яратабыз.
Нет комментариев