Котлыйбыз!

Кара Чишмә авылында яшәүче кадерле кешеләребез –
әтиебез Алик Исмәгыйль улы Әгълүковның – 28 декабрьдә,
әниебез Асия Ибнеабин кызының 5 гыйнварда туган көннәре.
Кадерле әти-әни! Сезгә булган изге теләкләребез иксез-чиксез. Гомер бүләк иткән, йокысыз төннәрегездә керфек тә какмый үстергән, тәрбияләгән, кеше иткәнегез өчен, әле бүген дә һәрчак терәк-таяныч, киңәшче булуыгыз өчен мең рәхмәтләр генә үзегезгә! Киләчәктә дә иңгә-иң куеп, бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, кайгы-хәсрәтсез, балалар, оныклар рәхәтен күреп, озын-озак еллар яшәргә язсын.
Күңелегез сезнең назга тулы,
Барыбызга тигез бүләсез.
Безнең өчен яшәү - сезгә Ходай
Насыйп иткән бүләк, күрәсең.
Гомерләрегез озын булсын сезнең,
Бәхетләрегез булсын гомерле.
Белеп яшәгез, безнең өчен җирдә
Сез иң изге һәм иң дә кадерле.
Сезне яратучы
балаларыгыз, кияү-киленнәрегез,
оныкларыгыз һәм аларның балалары.
Нет комментариев