Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

27 декабря 2019, 08:20

906

0

0

Котлыйбыз!

Кара Чишмәдә яшәүче кадерле кешеләребез –

әтиебез Алик Исмәгыйль улы  Әгълүковның 28 декабрьдә,

әниебез Асия Ибнеабин кызының 5 гыйнварда  туган көннәре.

Безнең кадерлеләребез, чын күңелебездән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез, озын гомер, сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш телибез. Әле озак еллар шулай өебезнең нуры булып, безне каршы алып, озатып калып яшәргә язсын.

Әни бит ул өйнең җылысы,

Әти - дөнья терәге.

Әни белән әти бергә булса,

Тыныч була бала йөрәге.

Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,

Безгә сезнең белән бик рәхәт.

Әти-әни, барысы өчен сезгә

Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

Иң изге теләкләр белән,  балаларыгыз,

кияү-киленнәрегез,  оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X