Котлыйбыз!
Чирмешәндә яшәүче әтиебез ШАМИЛ ЯХЪЯ улы СӨНЧӘЛӘЕВның
28 гыйнварда 70 яшьлек юбилее.
Әниебез белән гаилә коруларына да тиздән, быел 45 ел була.
Кадерле әтиебез, тормыш иптәшем, бабабыз, сине туган көнең – юбилеең белән ихлас күңелдән тәбриклибез.
Котлы булсын туган көнең,
Якты булсын һәр таңың.
Куанычлар, бәхет-шатлык белән
Үтсен синең гомерең.
Юбилеең белән тәбриклибез,
Телибез бәхет кенә,
Нурланып торсын йөзләрең,
Бәхетләр иңеп кенә.
Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың,
Кочак-кочак бетмәс куанычлар
Төяп килсен туар таңнарың.
Барлык туганнарың, балаларың, оныкларың,
оныкчыкларың исеменнән,
тормыш иптәшең Миңнегөл.
Нет комментариев