Котлыйбыз!

Түбән Кәминкә авылында яшәүче Мансур Соруретдин улы белән
әниебез Мәкъбүлә Хәлиулла кызы Камаловларның бергә тормыш корып җибәрүләренә
27 декабрьдә 55 ел тула.
Кадерле әти-әниебез! Сезне чын күңелебездән зөбәрҗәт туегыз белән котлыйбыз. Тән сихәтлеге, хәерле, бәрәкәтле гомер телибез! Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк, терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртак-
лашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Без – биш балагызны да хезмәт сөяргә, тормыш киртәләрен узарга, дус-тату яшәргә, туганлык җепләрен сакларга өйрәттегез.
Сезгә киләчәктә дә исәнлек-саулык, тигезлек, тынычлык белән, безне шатландырып, балаларыгызның, онык-
ларыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәргә язсын.
Җил-давылдан саклап кына,
Үстердегез безне сез.
Иң кадерле затларыбыз –
Алтыннарга биргесез.
Без телибез, әти-әни,
Сезгә бүген тик шуны:
Булыгыз һәрчак таза-сау,
Белмәгез картаюны.
Иң изге теләкләр һәм ихтирам белән,
биш балагыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз.
Нет комментариев