Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

25 февраля 2022, 08:16

1285

0

2

Котлыйбыз!

Апас районының Шәмбалыкчы авылында туып үскән, бүген Чирмешәндә гомер кичерүче кадерле әниебез

Гөлнур Мөбарәкҗан кызы Гомәрованың 26 февральдә якты бәйрәме – туган көне.

Гаиләбезнең яме булган олы йөрәкле, изге җанлы әниебез-газизебез, күркәм бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбриклибез.

Гомернең кабатланмас һәр мизгелендә без сиңа күңел тынычлыгы, замана җилләренә каршы тора алырлык саулык-сәламәтлек, сөенечләргә бай көннәр, яшәү көче өстәүче уңышлар телибез. Безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, акыллы киңәшләрең, ярдәм кулы сузып дөрес юнәлеш күрсәтүең, өзелеп яратуың өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы хыялларыңа беркайчан киртәләр очрамасын, йөрәгең таушалмасын, күзләрең яшьләнмәсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй күңелең матур, даладай киң булсын. Әтиебез белән бер-берегезне хөрмәт итеп, аңлашып, безгә җылылык нурыннан өлеш чыгарып, озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәк көннәребездә без дә сезгә игътибар, ярдәмебез белән терәк һәм таяныч була алсак иде. Без сезне бик яратабыз!

Рәхмәт, Әни, безгә гомер биргәнеңә

Рәхмәт бер дә талмас беләгеңә, 

Безнең өчен диеп типкән йөрәгеңә, 

Керфек какмый үткән озын төннәреңә. 

Моң-зарыбызны шундук сизгәнеңә,

Авыр чакта биргән төпле киңәшеңә,

Тәмле ризык, нигъмәт тулы өстәлеңә,

Рәхмәт, Әни, назларыңа күмгәнеңә!

Ихтирам белән, кызың Гөлназ, улың Ирек.

Теләкләргә әтиебез Кадыйр, әби, бабай һәм барлык туганнарыбыз да кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев