Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

24 февраля 2019, 08:00

906

0

0

Котлыйбыз!

Түбән Чегодай авылында яшәүче

Флера Әкъдәс кызы Сафинага  

25 февральдә 50 яшь тула.

Хөрмәтле юбиляр, сезне чын күңелебездән туган көнегез белән тәбрик итәбез! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз нык, гомер юлыгыз озын булсын.

Ярдәмчел, киң күңелле, үтә дә кешелекле хезмәттәшебез, гел шулай чибәр, көчле рухлы, изге күңелле булыгыз.

Узган елларың, үткән юлларың...

Күпме чәчәкләр үскәннәр анда?

Уйларың матур, күз карашыңдай

Чем-кара чәчләр әле һаман да.

Хезмәтең хөрмәт җимеше биргән,

Уңыш ачкычын тапкан кеше сез.

Яшьлекнең үзен сүрелдермичә,

Гасыр буена саклар төсле сез.

Булсын ул илле, тулсын ул илле...

Бәхет бизәсен якты күңелеңне.

Яшәү ялкының сүнә белмәсен,

Җырлап каршы ал тагын иллене.

Хөрмәт белән, авыл җирлекләре башкарма

комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев