Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

21 февраля 2019, 08:30

1121

0

1

Котлыйбыз!

Кызыл Яр авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче

әтиебез, бабабыз Илдус Шәрипҗан улы Мохсиновка

22 февральдә 60 яшь тула.

Кадерлебез, ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да син. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта картаерга насыйп булсын!

Иң изге теләкләр белән, балаларың Миләүшә-Алмаз,

Ильяс-Рузилә; оныкларың Аида, Альмира.

Әлеге котлау сүзләренә әниебез Миңлегөл дә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев