Котлыйбыз!

Кара Чишмә авылында яшәүче кадерле кешебез ГӨЛНУР МИНАҖЕТДИН кызы ШӘКҮРОВАның
3 июльдә юбилее – аңа 55 яшь тула.
Сөекле әниебез, әбиебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә, әтиебез белән парлап, балаларыңның, якыннарыңның
игелеген күреп яшәргә насыйп итсен, Раббым.
Тормыш юлың балкып торсын,
Нурлы булсын күңелең.
Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Рәсыйх,
балаларың Рәмис-Алия, Нәфис-Алсу, Рәмзис-Энҗе
һәм оныкларың Раил, Ранис, Зәмир, Ислам, Нәзилә, Эльза.
Комментарии
0
0
Бүген безнең өчен зур бәйрәм. Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез — әниебезгә 55 яшь тула. Кадерле Әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барсы өчен дә!
0
0