Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

02 января 2020, 09:19

916

0

2

Котлыйбыз!

Туймәт авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз

Нәҗметдин Рамазан улы Сөләймановка

3 гыйнварда 80 яшь тула.

Кадерле әтиебез, бабабыз, чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз.Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миhербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын!

Әтиебез - безнең кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга,

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

Туган көнең белән котларга.

Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып,

Яшә әле безнең арада.

Иң изге теләкләр белән,

балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X