Котлыйбыз!
Чирмешән авылында яшәүче РӘЙХАНӘ ӘГЪЗАМЕТДИН кызы ӘХМӘТҖАНОВАның 18 июльдә юбилее.
Кадерлебез! Без сине чын йөрәктән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәттә, барына шөкер итеп, безне шатландырып, сөенеп яшәргә язсын. Синең кебек тыныч, сабыр, иге-лекле кешеләр сирәктер ул, шуңа да сине яратабыз, хөрмәт итәбез.
Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын –
Шул теләкләр бездән үзеңә.
Иң изге теләкләр белән, әниең Хәлимә, Наилә-Шамил, Наил.
Нет комментариев