Котлыйбыз!
Түбән Кәминкә авылында яшәүче ИЛЬЯС ФӘСЫЙХ улы ГАФИЕВның
18 апрельдә гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее.
Кадерле, яраткан әтиебез һәм бабабыз, сине юбилеең белән ихлас котлыйбыз. Әти, син һәм әни – безнең нигезебезнең алтын баганалары. Без – балаларыңның гына түгел, барлык туганнарның олы терәге, киңәшчесе, таянычы син. Гомер юлың якты өлге итеп алырлык. Сиңа булган рәхмәтебезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар – чиксез дәрья. Синең кебек сабыр, миһербанлы, тырыш, ярдәмчел, саф күңелле әтиләр дөньяда бик сирәктер. Каршыңа төшкән тормыш авыр-лыкларына бирешмәгәнсең, һәрчак җиңә килгәнсең. Без – балаларыңа, синең өчен җан атып, бабай дип өзелеп торган оныкларыңа, туганнарыңа сабырлык, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең.
Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, әни белән, туган нигезнең җылысын суытмый саклап килүегез өчен сезгә зур рәхмәт. Алга таба да өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булса иде. Киләчәктә дә әниебез Сәгыйдә белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, сау-сәламәт булып яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.
Иң изге теләкләр белән, әниебез,
кода-кодагыйларыгыз һәм барлык туганнар
исеменнән, балаларың һәм оныкларың.
Нет комментариев