Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

17 марта 2022, 08:15

1529

0

0

Котлыйбыз!

Бәркәтә авылында яшәүче НӘКЫЙБӘ МИНВӘЛИ кызы ХАМӘТГАЛИМОВАның 18 мартта 85 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез, әбиебез! Ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, әти белән, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Безнең өчен янып-көеп торучы, кирәк чакта ашкынып ярдәмгә килүче, төпле киңәшләреңне бирүче кешебез син. Киләчәктә дә тормышка сөенеп, пар канатың белән тигез яшәргә язсын.

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек

Юлдаш булсын, әни, гомергә.

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Җиткерәбез туган көнеңдә.

Үстердегез безне, кеше итеп,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Иң изге теләкләр белән, әтиебез, балаларың,

оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев