Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

17 марта 2022, 07:55

981

0

5

Котлыйбыз!

Кара Чишмә авылында яшәүче иң кадерле кешеләребез -

әниебез Мөхсинә Гомәр кызы белән әтиебез Рәис Габделхак улы Гомәровларның

гаилә корып яши башлауларына 60 ел булды.

Шул гомерне тату, үрнәк гаилә булып, матур итеп, бер-берсен санлап, аңлап, сынатмыйча яши белделәр. Төрле чаклар булгандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белмәде, hәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшәделәр. Кадерлеләребезнең безгә терәк булып торуларына без бик шат. Алдагы көннәрдә дә исән-сау, тигезлектә, балаларның, оныкларның игелеген күреп яшәргә язсын. Мең рәхмәт әйтеп, аларга баш иябез. Әле озак еллар әти-әнинең изге догаларын тыңлап, йөрәк җылыларын hәм шифалы сулышларын тоеп яшәргә язсын.

Иң изге теләкләр белән, балалары, килен-кияүләре, оныклары.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев