Котлыйбыз!
Тукай поселогында яшәүче ГӨЛАРА ЗӘЙНУЛЛА кызы ЯРУЛЛИНАның 18 мартта 70 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, туган көнең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Әтиебез белән, балаларың һәм оныкларың иминлегендә, озын-озак гомер итәргә язсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез!
Әни, диеп әйтер кешең булу –
Нинди бәхет бит ул дөньяда
Шатлыкларың булса — уртак була,
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.
Иң изге теләкләр белән, әтиебез Нургаяз, кызларың Ләйсән, Ландыш, Гөлнара,
кияүләрең Илһам, Флүр, Расих һәм оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев