Котлыйбыз!

Әмир авылында бик матур тормыш белән гомер итүче кодабыз
Ирек Сәфәр улы Хөснетдиновның 18 февральдә күркәм юбилее - 60 яшьлеге.
Салкын кышларда ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син, кода, барлык якыннарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син гаиләңә, туганнарыңа кадерле кеше, үз тирәңдәге кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә олы ихтирам казангансың.
Алдагы гомер юлларыңда саулык-сәламәтлек, күтәренке кәеф, кодагыем Сәйтүнә белән тигезлектә, тиңлектә, яшәвегезне, балаларыгыз уңышларына сөенеп, оныгыбызга шатланып, әниеңнең хәер-фәтихасында, якыннарың, дусларың, туганнарың белән бәхетле тормышта яшәвеңне теләп,
кодагыегыз һәм Шакировлар гаиләсе.
Нет комментариев