Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

16 марта 2022, 08:26

646

0

2

Котлыйбыз!

Урманасты Үтәмеш авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче

МАРС КӘШИФ улы ГАЛӘВЕТДИНОВның 17 мартта гомер бәйрәме – туган көне, 70 яшьлек юбилее.

Кадерле тормыш иптәшемне, әтиебезне, бабабызны күркәм бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләр юллыйбыз, гомернең иң озынын, бәхет-шатлыкларның иң олысын телибез. Көчле рухлы, кешелекле, ярдәмчел, миһербанлы, саф күңелле әтиебез, акыллы киңәшләрең белән безгә терәк, кирәк булып, тагын күп еллар әниебез белән тигезлектә, саулыкта, муллыкта яшәргә язсын. Алга таба да борчуларга, авырлыкларга бирешмичә, һәр туар көннән тәм табып яшәргә насыйп итсен.

Син булганда безгә ничек рәхәт,

Кояш та бит бездән көнләшә.

Без бәхетле, бик бәхетле,

Син булганда һәрчак янәшә.

Чәчләреңә чал керсә дә,

Син бит безнең йөрәк түрендә.

Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,

Син дөньяда безгә бер генә.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Гакилә, балаларың,

киявең, киленнәрең, оныкларың һәм барча туганнарыбыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Юбилийен белэн.марс абый

    2
    X