Котлыйбыз!

Чирмешәндә яшәүче Ганҗә Хөсәен кызы Хөсәеновага 16 июльдә 70 яшь тула.
Яраткан әниебез, әбиебез – кадерле кешебез, юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур гомер кичерегез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.
Әни бит ул өйнең яме,
Ә тормышта – олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә кирәк.
Иң изге теләкләр белән, балаларың: Фәридә, Гөлнара-Ранис, Рәмис-Анна; оныкларың: Назилә, Адилә, Елена, Ранэль, Ранис.
Әлеге теләкләргә әтиебез Әнис тә кушыла.
Нет комментариев