Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

14 апреля 2020, 08:30

901

0

1

Котлыйбыз!

Әмир авылында яшәүче Якуп Зариф улы Гариповка

15 апрельдә 85 яшь тула.

Син бит, әти, өйнең нуры, тормышыбызның яме. Бик тырыш, тыйнак, ярдәмчел, зирәк киңәшче, киң күңелле, олы йөрәкле, үрнәк әти булганың өчен без сине яратабыз, хөрмәт итәбез. Әниебез Гыйльминоваль белән, 5 бала үстердегез, һәрберебезгә белем алырга ярдәм итеп олы тормыш юлына чыгардыгыз. Зур рәхмәт сезгә, кадерлеләребез! Картлык көнегездә нык сәламәтлек, исәнлек-саулык, тигез тыныч тормыш телибез. Әти, безнең игелекләрне күреп, 62 ел бергә гомер кичергән әниебез белән бергә тагын күп еллар яшәргә язсын.

Гомер үтә диеп уфтанма син, әти,

Агарса да инде чәчләрең.

Күңелең көр булса, картлык басмас,

Яшә белеп тормыш кадерен.

Җиңә алдың бөтен авырлыкны,

Хезмәт сөеп җирне яраттың.

Олы җанлы үрнәк әти булдың,

Шушы инде бәхете ир-атның.

Гел яхшылык өләшәсең, әти,

Миһербанлы дибез шуңарга.

Синең янда җанга җылы иңә,

Сөенәбез шуңа син барга.

Сез бит безнең өйнең яме,

Ә тормышта зур терәк.

Сәламәт булып тигез яшәгез,

Сез бит безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән, балаларың.
Әлеге теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев