Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

13 декабря 2021, 08:45

924

0

1

Котлыйбыз!

Югары Кәминкә авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче кадерле кешебез

МИНГАЛИ НУРГАЛИ улы МИНҺАҖЕВка 14 декабрьдә 60 яшь тула.

Кадерле әтиебез! Юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, синең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле кеше, рәхмәт, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.

Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, өебезгэ кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, безгэ терәк, ышаныч булып озак гомер итәргә язсын.

Котлы булсын, әти, туган көнең,

Без барыбыз шушы теләктә.

Бүгенгедәй шат елмайган йөзең,

Шатлык өсти безнең йөрәккә.

Иң изге теләкләр белән, балаларың:

Линар-Альбина, Илнар-Нәфисә һәм 5 оныгың.

Безнең теләкләргә тормыш иптәшең, кода-кодагыйлар да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев