Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

13 декабря 2018, 09:30

1219

0

0

Котлыйбыз!

Чирмешәндә яшәүче әниебез

Халисә Сәгыйть кызы  Гайнетдиновага

14 декабрьдә 60 яшь тула.

Кадерлебез! Син кояш нурыдай һәр көнебезне яктыртып, җылытып торасың, күңелгә сөенеч һәм бәхет өстисең. Гомеребез буе акыллы киңәшләреңне ишетеп, синең ярдәмнәреңне тоеп яшибез. Барыбызның да олы таянычы, киңәшчесе син. Сиңа гомернең иң озынын, сәламәтлекнең иң ныгын, имин мул тормыш телибез. Мәрхәмәтлелек үрнәге булган, хезмәт сөючәнлеге, тыйнаклыгы, сабырлыгы белән барыбызны сокландырган кадерлебезне Ходай рәхмәтеннән ташламасын.

Сиңа карап сокланабыз һәрчак,

Гел акыллы булдың, түземле.

Рәхим-шәфкатьле син барчабызга,

Ходай олыласын үзеңне.

Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә без,

Бик аз булыр кебек күңелгә.

Бәхет-шатлык кына юлдаш булсын,

Кадерлебез, сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр белән,

тормыш иптәшең Әмир, кызың Люция,

улың Илгиз, киленең Эльвира һәм  оныгың Азат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев