Котлыйбыз!

Иске Кади авылында яшәүче
Кәүсәрия Сәлах кызы Нуретдиновага
14 ноябрьдә 80 яшь тула.
Киң күңелле, олы йөрәкле әниебезне чын күңелдән туган көне – юбилее белән котлыйбыз. Әни! Син – гаиләбезнең ышанычлы терәге, ярдәмчел, һәрвакыт безнең өчен тырышып яшисең. Инде без – балаларың тормышта үз юлыбызны табып, гаиләләр корып яшәсәк тә, сез әти белән һаман без дип янып-көеп яшисез. Сезнең алда без баш иябез, бөтенесе өчен дә зур рәхмәтебезне әйтәбез. Сиңа иң матур теләкләр генә юллыйбыз, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, сыйлы гомер, чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш, кайгы-борчуларсыз таңнар телибез. килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың өметле, гомерең озын булсын. Киләчәктә дә әти белән, без – балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, мул тормышта, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән,
балаларың: Илгизәр-Юля, Роза-Илһам, оныкларың: Ләйлә, Данир, Даниэль.
Әлеге теләкләргә әтиебез Габделбарый да кушыла.
Нет комментариев