Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

13 июля 2022, 08:00

745

0

1

Котлыйбыз!

Чирмешәндә яшәүче кадерле кешебез ФӘРИДӘ ХАҖИ кызы САМАТОВАга 

14 июльдә 75 яшь тула.

Кадерле әниебез! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы, әти белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әтиебез белән, безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, безне кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әни. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әни, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Тормыш авырлыкларын җиңеп, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә идең. 

Әни, сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул, безне сөендереп озын-озак яшә!

Иң изге теләкләр белән, ирең Марс, 

балаларың Венера, Әнисә, Алия-Рафаэль,

оныкларың Динар-Кристина, Регина, Ранэль, Асэль, Элина.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев