Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

02 ноября 2020, 10:57

946

0

4

Котлыйбыз!

Туймәт авылында туып үсеп, хәзерге вакытта Чирмешәндә яшәүче абыебыз, улыбыз,

Фазыйл Гали улы Әхмәтҗановның 3 нче ноябрь көнне олы юбилее - 50 яше.

Кадерлебез, сине ихлас йөрәктән юбилеең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт олы җанлы, ярдәмчел, кешелекле, сабыр. Зур хөрмәткә лаеклы кеше. Син безнең терәгебез, киңәшчебез, таянычыбыз. Чын күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Һәр туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын. Эльмира белән бергә тиң тигез тормышта, муллыкта, кайгы хәсрәтсез, матур гомер ит. Балаларыңның игелек-хөрмәтләрен генә күреп, бәхеттә-шатлыкта озак еллар яшәргә язсын Ходай.

Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышларда булсын бәрәкәт.
Олы жаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән, әниебез Тәслимә,

туганнарың: Роза-Фәрид, Римма-Раил, Фәрид-Миләүшә, Фуат-Денира һәм балалар.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X