Котлыйбыз!

Чирмешәндә яшәүче әтиебез
РИФКАТЬ МИНТАЛИП улы МОТЫЙГУЛЛИНның
14 апрельдә туган көне.
Яраткан әтиебез һәм бабабыз, сине олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы гомереңдә сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, балаларыңның, оныкларыңның ихтирамын, җылы карашын тоеп, әниебез белән тигезлектә, камил акыл, үткен зиһен белән яшәргә язсын.
Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,
Бәхет кунсын күңелең түренә.
Барыбызга канат, терәк булып,
Талмый атла гомер үренә.
Кешелекле бит син, изге җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше бармы икән,
Без бәхетле тик син булганга.
Иң изге теләкләр белән,
балаларың Алмаз-Миләүшә, Алинә;
оныкларың Аида, Альмира.
Безнең теләкләргә әниебез Рәмзия Наил кызы да кушыла.
Нет комментариев