Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

11 сентября 2020, 08:00

933

0

0

Котлыйбыз!

Иске Үтәмеш авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче

ВӘЛИРАХМАН ГАБДРАХМАН улы РАФИКОВка

12 сентябрьдә 60 яшь тула.

Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән шушы матур юбилеең белән котлап, иң изге, иң ихлас теләкләребезне юллап калабыз. Күңел түребездә сиңа карата булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Сабыр, миһербанлы, ихлас күңелле синдәй әтиләр бик сирәктер. Сез әни белән бергә безне кадерләп үстердегез,

укытып, олы тормыш юлына очарга канатлар бирдегез. Безнең ныклы таянычыбыз, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да сез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын! Сәламәт бул, әти, һәр туар

таңыңны сөенеп каршыла!

Гаилә нигезе ныклы синең белән,

Рәхмәт һәрбер төпле сүзеңә.

Безгә булган изгелегең, игътибарың

Савап булып кайтсын үзеңә!

Без бәхетле, әти, син булганга,

«Балам», – диеп өзелеп торганга.

Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа,

Бүген, 60 яшең тулганда.

Иң изге теләкләр белән, балаларың: Эльвира-Альберт, Венера-Ринас,

оныкларың Данис, Илназ, Эльвина.

Әлеге теләкләргә әниебез Ландыш һәм кода-кодагыйлар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X