Котлыйбыз!

Кармыш авылында яшәүче
ШӘФИГУЛЛА ШӘРИФУЛЛА улы ШАРАПОВка
12 февральдә 90 яшь тула.
Кадерле әтиебез! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәргә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез. Балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Безне сөендереп озын-озак гомер ит.
Туксан дигән киртәләрне
Бар бит әле үтәсе.
Никадәрле газиз җанга
Бәхет бүләк итәсе.
Утлар, сулар кичеп, батмадың,
Авыр еллар буйлап атладың.
Бирешмәдең җилгә, буранга,
Чын мәгънәсендә кеше булганга.
Чәчләреңә чал керсә дә,
Син бит безнең йөрәк түрендә.
Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,
Син дөньяда безгә бер генә!
Иң изге теләкләр белән, балаларың,
кияүләрең, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев