Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

11 января 2022, 11:36

545

0

0

Котлыйбыз!

12 гыйнварда безнең гаиләдә зур бәйрәм. Бу көнне безнең иң кадерле кешебез –

МӘДИНӘ ГАБДРАХМАН кызы ҖАМАЛТДИНОВАның (Чирмешән) тормыш бәйрәме, 65 яшьлек юбилее!

Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әнибез, сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа корычтай нык сәләмәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп, сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде. Мең рәхмәт сиңа, кадерлебез, барлык изгелекләрең, сабырлыгың, безгә биргән күңел җылысы өчен! 
Сөйкемле карашың кояшка тиң -
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең,
балаларың һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев