Котлыйбыз!

Әмир авылында яшәүче
Фәрһад Әхтәм улы Нуретдиновның
13 гыйнварда туган көне – юбилее.
Безнең өчен якын булган тормыш иптәшем, әтиебез, улыбыз, киявебез, туганыбыз, сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын!
Сабыр да син, гади, кешелекле,
Кылган эшең – бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен синең көннәр,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән, якыннарың.
Нет комментариев