Котлыйбыз!

Бәркәтә авылында туып үскән,
бүген Чирмешәндә гомер итүче
ХӘЛИЛ НАИЛ улы САФИУЛЛИНның
2 сентябрьдә туган көне – юбилее.
Хөрмәтле якын кешебез! Шул зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа иң ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тормыш иптәшең – туганыбыз Галия белән парлы, тигез, матур, тыныч тормышта яшәп барыбызны да шатландырып торырга Ходай насыйп итсен сезгә.
Сабыр да син, гадел, кешелекле,
Кылган эшең – бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен сезнең көннәр,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Ихтирам белән, сезне яратучы туганнарыгыз –
Әхмәдуллиннар һәм Габидуллиннар гаиләләре.
Нет комментариев