Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

01 марта 2020, 12:00

738

0

1

Котлыйбыз!

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиалы җитәкчесе,

"Безнең Чирмешән" газетасының баш мөхәррире

Кадыйр Шакир улы Гомәровны

60 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.

Кадыйр Шакировичның журналистлык хезмәт стажы - 43 ел. Ул корреспондент, бүлек мөдире, редактор урынбасары булып, редакциянең барлык "баскычларын" үтте һәм инде 34 ел редакция коллективын җитәкли. Үз эшен яратуы, хезмәтенә иҗади мөнәсәбәте белән башкаларга үрнәк булып тора - ул "Бәллүр каләм" республика бәйгесе җиңүчесе, вакытлы басмаларда чыккан мәкаләләре өчен дистәләрчә Дипломнар белән бүләкләнгән. Аны районның чын ватанпәрвәре дип була.

Кадыйр Шакирович, сезгә ихлас күңелебездән нык исәнлек, иҗат уңышлары, гаилә иминлеге теләп калабыз.

Ихтирам белән,

район газетасы редакциясе коллективы.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев