Котлыйбыз!

Безнең газиз әтиебез РӘФИС НАИЛ улы САФИУЛЛИН (Чирмешән)
11 декабрьдә 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
Әти, моңа кадәр гадел, якты йөз күрсәтеп, изге уйлар белән уздың тормыш юлыңны, шуңа сине гаиләң, иптәшләрең, туганнарың якын күрде. Алдагы тормышыңда да безнең, туганнарыңның хөрмәтен тоеп, үткәнгә караганда да матур тормышта яшәргә язсын.
Аллаһ Тәгалә әни белән сине исәнлек-саулыктан аермый, пар канатлы булып, бәхетле тормышта җан, күңел тынычлыгы, иман байлыгы белән яшәргә насыйп итсен. Без сезнең тирәгезгә кайтып, көләч, якты йөзләрегезне күреп яшәргә язсын.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Насыйп итсен озак еллар
«Әти», диеп дәшәргә.
Синнән матур үрнәк алып,
Синең кебек яшәргә.
Кадерләп, сине яратучы балаларың, оныкларың.
Бу теләкләргә сөекле әниебез дә кушыла.
Нет комментариев