Котлыйбыз!

Ивашкино авылында яшәүче ПЕТР НИКИТОВИЧ АНИСИМОВның 12 июльдә туган көне.
Кадерле, яраткан әтиебез, бабабыз, юбилеең белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, яшәү өлгебез булдың. Язмыш сине сынаса да, сынмадың, бирешмәдең, нык тордың. Киләчәктә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, әни белән тигезлектә, озын-озак гомер кичерүегезне телибез.
Сокландыра үҗәтлегең,
Олы ихтыяр көчең.
Максатка бару юлыңда
Син үрнәк безнең өчен.
Ә үзеңдә нечкә күңел,
Хис тулы олы йөрәк.
Бәхетле бул, сәламәт бул
Бездән сиңа шул теләк.
Сине яратучы балаларың һәм оныкларың.
Әлеге котлауларга әниебез Александра да кушыла.
Нет комментариев