Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

06 февраля 2020, 08:10

540

0

1

Котлыйбыз!

Югары Кәминкә авылында гомер итүче  әтиебез Габделхак Габдулла улы һәм

әниебез Люция Сөләйман кызы  Мәсалимовларны  бергә гомер итүләренә

7 февральдә 60 ел тулу уңае белән  ихлас күңелдән котлыйбыз.

Шушы еллар дәвамында тормышның ачысын да, төчесен дә татыгансыз. Тырыштыгыз шушы матур тормыш өчен, инде рәхәтен дә күрегез.

Безнең өчен иң кадерле булган әти-әни, Аллаһы Тәгалә сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, күңел, җан тынычлыгы, тигезлек һәм исәнлек-саулык насыйп итсен. Без – өч баланы үстереп, тормыш юлына аяк бастырдыгыз.

Әби белән бабайны хөрмәтләп, тәрбияләп олы юлга озаттыгыз. Сезгә барысы өчен дә мең-мең рәхмәт. Киләчәктә дә дәртсез, шатлык белән яшәргә язсын.

Иң изге теләкләр белән, улыгыз Ильяс-Гөлфия; кызларыгыз Әнисә, Фәнзия-Рамил, 6 оныгыгыз,
3 оныкчыгыгыз. Әлеге теләкләргә Чирмешәннән туганнарыбыз Мидхәт-Саимә Нурхамәтовлар да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев