Котлыйбыз!

Керкәле авылында яшәүче кадерле әниебез
Фидания Ханиф кызы Кәримовага
5 августта 80 яшь тула.
Әни, сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз!
Алдагы гомереңне сәламәт булып, кайгы-хәсрәт күрмичә, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын!
Әниебез, әтиебез Гарәф Сәит улы белән, без - 5 баланы кадерләп, тәрбияләп, белем биреп, олы тормыш юлына бастырдыгыз. Сез безне авырлыкларга бирешмичә, эш сөючән булып яшәргә өйрәттегез. Мең рәхмәт сезгә! Кызганыч, әтиебез бүген арабызда юк. Аның акыллы, төпле киңәшләре безгә бүген бик тә җитми. Әтиебезне әни белән көн дә сагынып искә алабыз.
Әни! Тормышыңда хәсрәтен дә күп күрдең, сынауларга бирешмәдең. Алдагы көннәрдә туган нигезебезне кайгы-хәсрәт атлап кермәсен иде. Әни, Аллаһ сине саулыгыңнан аермасын. Үз аякларыңда йөреп, бу дөньяның гүзәллекләрен күреп, балаларың, оныкларың белән хәерле озын гомер итәргә насыйп булсын. Барысы өчен дә зур рәхмәт, әни!
Иң изге теләкләр белән, балаларың Илдар-Равилә,
Гөлүзә-Әнвәр, Ләйсән-Наил, Галия-Рифат.
Теләкләргә оныкларың һәм оныкчыгың да кушыла.
Нет комментариев