Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

03 мая 2019, 08:10

1167

0

0

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче

Гаилә Шакир кызы  Җиһаншинага

4 майда 65 яшь тула.

Сабыр холыклы, уңган, киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле кадерле, яраткан әниебез, әбиебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз, җир йөзендәге иң изге теләкләрне җиткерәбез: сәламәт яшә, һәрбер көнең шатлыктан гына торсын, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын. Әтиебез белән бергәләп, бер-берегезгә терәк булып, мул тормышта, балаларыгызның бәхетенә сөенеп, озын-тигез гомер кичерергә язсын.

Рәхмәт, әни, бер дә талмас беләгеңә,

Безнең өчен диеп типкән йөрәгеңә.

Керфек какмый үткән озын төннәреңә,

Сөрт яшеңне, ул килешми күзләреңә.

Үзең капмый ризыгыңны биргән өчен,

Моң-зарларын шундук сизгән өчен,

Авыр чакта төпле киңәш биргән өчен,

Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Салихҗан,

балаларың Лилия-Илфак,  Галия-Илһам, Ирек-Альбина һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев