Котлыйбыз!

Туймәт авылында яшәүче Камил Хәбибрахман улы һәм Мөсәвәрә Шәйдулла кызы Фәсиховларның
бергә гомер итүләренә 4 февральдә 60 ел була.
Аллаһы Тәгаләнең әмере белән әни белән әтиебезгә күкнең җиденче катында никах укылып, “Бу ике яшь йөрәкнең никахлары бер һәм гомерлек булсын”, – дип язылгандыр, Аллага шөкер! 60 ел бергә гомер итү бәхете кемнәргә генә тия икән?! Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә! Еллар узган саен, яшәгән саен, без аларга карап сокланабыз. Алар Ходай насыйп иткән гомерне мәгъ-
нәле һәм матур итеп яши беләләр. Без – балалары гына түгел, тирә-юньдәгеләр дә аларга сокланып карыйлар, әни белән әтиебезне хөрмәт итәләр. Авыл тормышы җиңел түгел. Ләкин алар беркайчан да зарлана белмәделәр. Кыскасы, аларның башкарган эшләренә хәйран калырлык. Гомер-гомергә һәр эшкә җиң сызганып, батыр йөрәк белән тотындылар, кеше гозерен кире какмадылар, булдыра алганча ярдәм итеп яшиләр. Гомерләре буена изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган, сыгылмаган әти-әниебезгә, әби-бабабызга без чиксез рәхмәтле.
Иң изге теләкләр белән,
балаларыгыз, кияү-киленнәрегез,
оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз.
Нет комментариев