Котлыйбыз!

Югары Чегодай авылында туып үскән,
хәзер Чирмешәндә яшәүче КАМИЛ ӘХМӘТ улы НАЗЫЙРОВка
3 октябрьдә 60 яшь тула.
Кадерле ирем, әтиебез, бабабыз, шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, әниебез Галия белән тигезлектә, муллыкта озын-озак яшәвегезне телибез.
Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтендә, кадерле бабай булып, сөеп-сөелеп озак итеп яшәргә язсын иде. Рәхмәт сезгә ярдәмегез, зур тормышка аяк бастыруыгыз өчен. Аллаһыга шөкер, сез безнең горурлыгыбыз, чын әти-әни, без сезне бик яратабыз һәм хөрмәт итеп, сезнең алда баш иябез. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә саулыкта, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа.
Сине хөрмәт итеп, тормыш иптәшең,
балаларың, оныкларың.
Нет комментариев