Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

11 июля 2020, 08:00

6781

0

3

Котлыйбыз!

Безнең кадерле һәм яраткан әниебез

ЛӘЛӘ РАЛИФ кызы КАШАПОВА 12 июльдә юбилеен билгеләп үтә.

Әниебез Арча шәһәрендә туып үскән. Мәктәптән соң ул Казан медицина институтына укырга керә, анда армиядән кайткан Чирмешән егете белән таныша. 1991 елда алар гаилә коралар һәм Яр Чаллы шәһәрендә бергә практика үтәләр.

Һәм алар әти белән менә инде чирек гасырдан артык район үзәк больницасында хезмәт куялар. Әнинең ярдәме белән 2 меңнән күбрәк бала туган. Табибә-гинеколог аларның әниләренә кушылып елаган да, аларның шатлыкларын да уртаклашкан, борчылган да.

Хәзер әниебез – ультратавышлы диагностика табибәсе, һәрвакыттагыча, үз эшен булсын дип башкара. Без аның районда танылган һәм хөрмәтле кеше булуы белән ихластан горурланабыз. Ул бит күпме кешегә дөньяга килергә ярдәм иткән, күпме кешенең сәламәтлеген һәм гомерен саклап калган. Ләлә Ралиф кызы акушерлык һәм гинекология буенча югары категориягә һәм сәламәтлекне саклауны оештыру буенча беренче һөнәри категориягә ия. Күпләр аны табиблык комиссиясенең принципиаль һәм намуслы рәисе буларак та яхшы беләләр.

Яраткан әниебезне чын күңелдән юбилее белән тәбриклибез, нык сәламәтлек, түземлек, гаилә бәхете, әтиебез белән озын-озак еллар шулай бәхетле яшәүләрен телибез.

Иң изге теләкләр белән, балаларың Алия-Марс, Илдар, Лилия, оныгың Әмирхан һәм әтиебез Айрат Рәфкать улы.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лэлэ Ралифовна, от души поздравляем Вас с юбилеем! Желаем здоровья, счастья и благополучия!