Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

26 апреля 2018, 11:01

1167

0

1

Котлыйбыз!

 Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары

Флера Мансур кызы Рәхимҗанова

27 апрельдә юбилеен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Флера Мансуровна! Сезне бүгенге матур бәйрәмегез белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез! Кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә. Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле үрнәк өлгесе булып гомер көзегезгә аяк басасыз. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын сезнең әлеге чор. Һәр яңа көн бәхет алып килсен, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.

Хөрмәт белән, район мәгариф бүлеге коллективы. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев