Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

20 декабря 2021, 16:02

508

0

0

Котлыйбыз!

НАТАЛИЯ ИВАНОВНА СЕМКИЧЕВА (Мордва Афонькәсе авылы)

20 декабрьдә 60 яшьлек юбилеен үткәрә.

Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы син, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып яши беләсең. Шундый гади, эчкерсез, туган җанлы булганың өчен рәхмәт сиңа. Кайгыларны да, шатлыкларны да бүлешүче синең кебек туганың булу - безнең өчен олы бәхет. Алдагы көннәреңдә дә бары бәхеттә-куанычта, сихәтлектә-саулыкта, туганнарыңның җан җылысын тоеп, бәрәкәтле, имин тормышта яшәвеңне телибез. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын.

Мордва Афонькәсе авылыннан чыккан күпсанлы туганнар исеменнән,

Ирина Митяева.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев