Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

22 апреля 2018, 09:00

4174

0

0

Котлыйбыз!

Кара Чишмә  авылында яшәүче кадерле кешебез  

Филсинә Рәис кызы  Газизовага 23 апрельдә 55 яшь тула.

Яраткан апабыз! Сине юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз: ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, бәхетле тормыш телибез.

55 яшь – узган гомергә нәтиҗә ясый  башлау вакыты. Кеше бу чорда үзенә күп сораулар бирә:
“Гомер юлы ничек үтелгән? Балалар йөзгә кызыллык китермәслек итеп тәрбияләнгәнме?” Бу сорауларга җавабың өчен сиңа юбилееңдагы ике бишлене куярлык. Чөнки син башкаларга үрнәк, сабыр, ярдәмчел булып яшәдең. Җизни белән илгә-көнгә кирәкле уллар-кызлар үстердегез.  Калган гомереңне балаларыңның, оныкларыңның терәге булып, аларың игелеген күреп, уңышларына сөенеп, җизни белән тиңлектә-тигезлектә гомер кичерергә язсын.

Алга таба да шулай туганлык җепләрен саклап, шатлык-борчуларны бүлешеп, бергә-бергә матур итеп яшик.

Юбилеең белән котлап,                              

Зур бәхетләр сиңа телибез. 

Үзең кешелекле булган өчен 

Олылыйбыз сине бүген  без.

Бездән сиңа шундый изге теләк                           

Борчу күрми яшә гомергә,

Кайгы-хәсрәт күрми, тыныч кына

Яшик әле алда гел бергә.

Иң изге теләкләр белән, газиз туганнарың.

Әлеге теләкләргә әти-әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев